«Китаплардан үзеңә гөлләмә җый»: китапханә акциясе (0+)
18
Август 2022
Пәнҗешәмбе
18 август көнне 16 нчы санлы китапханә 43 нче мәхәлләдә ишегалды көнен бәйрәм итүгә кушылды. Матур кояшлы көн микрорайон халкын бәйрәмгә җыйды. Китапханә хезмәткәрләре кечкенә китап утраучыгы оештырды, анда төрле яшьтәге укучылар – балалар, яшь әниләр, пенсионерлар һ.б.лар өчен китап һәм журналлар тәкъдим ителде. Балалар һәм олылар өчен әдәбиятның бик күптөрле булуы үтеп баручыларны да үзенә җәлеп итте. Һәркем үзенә яраткан әсәрләреннән китап гөлләмәсе җыйды. Шулай ук китапханәчеләр, кулланучыларны үзенә тарту һәм китапханәнең мөмкинлекләре белән халыкны таныштыру максатында, визиткалар таратты. Акциядә катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке җәйге кәеф алды. |